Тарихы

1795 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Ерыклы-Мелекесь буларак искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавыына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда җил тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 751,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Мәләкәс авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Трактор» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – Калинин исемендәге берләштерелгән колхоз (үзәк утары – Мәләкәс авылы), 1999 елдан – шул ук исемдәге җитештерү кооперативы, 2008 елдан «Миңнеханов» (бәрәңге үстерү, яшелчәчелек), «Фәррахов» (йорт кошларын үрчетү) крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча Чаллы шәһәре предприятиеләрендә хезмәт куя.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда күп функцияле «Дуслык» үзәге, фельдшер-акушерлык пункты (2019 елдан), «Алсу» (2006 елдан) һәм «Заһид» (2017 елдан) мәчетләре, балалар бакчасы (2019 елдан), ТАССРның 100 еллыгы паркы (2019 елдан) бар.

Мәдәният йорты (күп функцияле үзәктә урнашкан) каршында «Җакын туганнар» керәшен фольклор, «Киленнәр» театр, «Пчелки» хореография, «Зефир – Татлы» вокаль коллективлары эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән «Юл кырыенда» чишмәсе урнашкан.

Күренекле кешеләре

Н.В.Евстафьев (1952 елда төуган) – икътисад фәннәре кандидаты, доцент.

Халык саны

1870 елда – 391,
1913 елда – 473,
1920 елда – 452,
1926 елда – 334,
1938 елда – 437,
1949 елда – 334,
1958 елда – 351,
1970 елда – 321,
1979 елда – 263,
1989 елда – 135,
2002 елда – 370,
2010 елда – 1120,
2020 елда – 1828 кеше (татарлар – 63%, руслар – 15%, чуашлар – 7%).