Зурлыгы, административ статусы, яшәүчеләрнең эш төрләре һ.б. белән аерылалар.

Торак пунктларның төп 2 төре — функциональ төзелеше һәм кеше саны буенча нык аерылучы авыл һәм шәһәр җирлекләре бар.

Шәһәр җирлекләре 2 категориягә — шәһәр һәм шәһәр тибындагы посёлокларга (шулай ук эшчеләр посёлогы дип тә йөртеләләр) бүленә. Кагыйдә буларак, шәһәрләрдә халык саны шактый күбрәк, алар, авыл хуҗалыгыннан тыш сәнәгать, сәүдә, хезмәт күрсәтү, фән, мәдәният өлкәсендә эшлиләр. Шәһәр тибындагы посёлоклар сәнәгать, транспорт, курорт, административ һ.б. функцияләрне башкаралар, әмма шәһәр статусы дәрәҗәсенә җитәрлек үсеш алмаганнар.

Авыл җирлекләренә посёлоклар яки аерым ферма хуҗалыклары — җир милекчеләре яки арендаторлар; яшәүчеләре сәнәгатьтә, транспорт, урман хуҗалыгында һ.б.да эшләүче авыл җирлекләре; җирле административ һәм мәдәни көнкүреш үзәкләре функцияләре булган катнаш, шул исәптән аграр-индустриаль җирлекләр; яшәүчеләре шәһәргә эшкә йөрүче шәһәр яны җирлекләре керә. Крәстиян авыл җирлекләренең тарихи тибы булып авыллар тора.

ТРда хәзерге вакытта 21 шәһәр, 19 шәһәр тибындагы посёлок, 3082, шул исәптән даими яшәүчеләре булмаган 51 авыл торак пункты исәпләнә. Шәһәрләрдә яшәүчеләр саны — 2625,8 мең (барлык яшәүчеләрнең 69,8% ы), шәһәр тибындагы посёлокларда — 178,1 мең (4,7%). Шәһәр халкының 75% тан артыгы Татарстанның аеруча зур 4 шәһәрендә — Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттә яши. 2 шәһәрдә — Болгар һәм Лаешта — яшәүчеләр саны 10 меңнән азрак. Авыл торак пунктларында 973,1 мең кеше (барлык яшәүчеләрнең 25,5% ы) яши.

Шулай ук кара Шәһәр агломерациясе.