- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тукай районындагы авыл, Чаллы–Сарман автомобиль юлы буенда, Чаллы шәһәреннән 18 км көньяктарак урнашкан
1719–1722 еллардан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек, умартачылык.
XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су һәм җил тегермәннәре, 2 ярма яргыч, тимерчелек эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 909 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.
Хәзер – Яңа Троицкий авыл җирлегендә.
1930 елда «Туры юл» колхозы оештырыла. 1957 елдан авылда – «Татарстан» колхозы (үзәк утары – «Татарстан» совхозы поселогы), 1965 елдан – «Новотроицкий» совхозы (КамАЗның ярдәмче хуҗалыгы, үзәк утары –Яңа Троицкий авылы), 1996–2004 елларда – шул ук исемдәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан «Тукаевский племрепродуктор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Авылда клуб (1972 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан), мәчет (2005 елдан) бар.
Т.Б.Харисов (1953 елда туган) – педагог, педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республиксының атказанган укытучысы.
1870 елда – 475,
1897 елда – 634,
1913 елда – 762,
1920 елда – 746,
1926 елда – 486,
1938 елда – 470,
1949 елда – 316,
1958 елда – 278,
1970 елда – 329,
1979 елда – 264,
1989 елда – 169,
2002 елда – 186,
2010 елда – 186,
2020 елда – 189 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.