Биографиясе

1956 елның 19 мартында Ташкент шәһәрендә туган.

Мәскәү читтән торып уку халык сәнгать университетын (1983), Свердловск архитектура институтын тәмамлый (1991).

1976 елдан бизәүче рәссам, интерьер дизайнеры һәм Эстәрлетамак сәнгать мәктәбендә укытучы булып эшли.

Савон шәһәрендәге (Италия) Бруно Чиарлионе экология музеенда сәнгать киңәшчесе (1992 елдан).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1991), Пиза шәһәре (Италия) Нәфис сәнгать академиясенең (1993), Фресно шәһәре (Калифорния, АКШ) графиклар гильдиясенең шәрәфле әгъзасы.

Иҗаты

Күбесенчә басма графика өлкәсендә эшли. «Ростов мотивлары» (1980), «Шәһәр мотивлары» (1985), «Кеше һәм экология» (1992), «Метаморфозалар», «Күңел һәм кеше» (1993) офорт серияләре, «Авыл интерьеры» (1987) триптихы, «Бөрьян», «Агыйдел буйлап» (1983) линогравюралар сериясе, «Кояш тотылуны күзәтүчеләр» акватинтлары (1989), «Утын», «Котельня» (1990) диотипияләре, агачта гравюралар, монотипияләр, «Көзге этюдлар» (1990) рәсем серияләре һ.б. авторы.

Ваһапов иҗатының төп лейтмотивы – кеше яшәешенең мәгънәсен фәлсәфи яктан ачарга омтылу, җәмгыятьтәге әхлакый үзгәрешләрне, кешенең табигатькә мөнәсәбәтен чагылдыру. Графика эшләре төгәллеге, сурәтләү чараларының камиллеге, күренешләрнең капма-каршылыгы, тотрыклы ритм, чишелешнең кабатланмаслыгы белән аерылып тора. Иҗатының нигезе образларга милли үзенчәлек бирүче тамырларны эзләүдән гыйбарәт.

Чит илләрдә узган күргәзмәләрдә («Сәнгать сугышка каршы», 1990, Хельсинки шәһәре; «Россия графикасы», 1993, Пиза шәһәре, Италия; «35 нче Урта диңгез пластик сәнгать салоны», 1995, Порт-де-Бур шәһәре, Франция; «Кече формалар», 1997 һәм Беренче Халыкара мини-графика бьенналесе, Пиза шәһәре, 1998; «Урал рәссамнары», 2000, Фресно шәһәре, АКШ һ.б.), бөтенсоюз («Илнең яшьлеге», Мәскәү, 1987), бөтенроссия (Дүртенче эстамп күргәзмәсе, С.-Петербург, 1989) күргәзмәләрендә, төбәкара күргәзмәләрдә (Икенче Урал басма графикасы триенналесе, Уфа, 1999) һәм республика күргәзмәләрендә (70 тән артык) катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1988 һәм 1989 елларда (Свердловск шәһәре), 1990 (Эрбет шәһәре), 1991 (Эстәрлетамак шәһәре), 1993 (Пиза шәһәре), 1994 (Фресно шәһәре) елларда үтә.

Әсәрләре Эрбет сәнгать музеенда, Эстәрлетамак, Уфа, Екатеринбург шәһәрләре сәнгать галереяларында, Пиза шәһәре Сәнгать академиясендә, Фресно шәһәре көллиятләрендә саклана.

Әдәбият

Гравюры Наиля Вагапова: Каталог выставки. Ирбит, 1990.

Bruono Pollacci. Nail Vagapov. Artemisia Arte Contemporanea. Pisa, 1993.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова