Административ-территориаль буйсынуы

XX йөз башында нигезләнә.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде-Останково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Князево авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елда авыл берләштерелгән «Татарстан» совхозына (үзәк утары – «Татарстан» совхозы поселогы) кушыла. 1998 елдан авылда – «Татарстан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Феникс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2007 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1920 елда – 36,
1926 елда – 119,
1938 елда – 73,
1958 елда – 263,
1970 елда – 312,
1979 елда – 203,
1989 елда – 103,
2002 елда – 140,
2010 елда – 200,
2020 елда – 105 кеше (татарлар).