Административ-территориаль буйсынуы

1931 елда, колхоз оештырылган вакытта нигезләнә. Нигезләнгән вакыттан Сарман районына керә.

Хәзер – Ләке авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Ударник» колхозы оештырыла. 1951 елда – «Красный Богатырь» колхозына (үзәк утары – Язикәү авылы), 1959 елда – М.Горький исем. (үзәк утары – Ләке авылы), 1964 елда – «Мир» (үзәк утары – Ләке авылы) берләштерелгән колхозларына кушыла, 1986 елда хуҗалыкның исеме «Дружба» колхозы дип үзгәртелә.

1994–2002 елларда авылда – «Ләке» күмәк предприятиесе, 2003–2006 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм сарыклар асрау белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 104,
1949 елда – 112,
1958 елда – 100,
1970 елда – 110,
1979 елда – 85,
1989 елда – 19,
2002 елда – 22,
2010 елда – 19,
2021 елда – 13 кеше (мөселман татарлар – 69%, керәшен татарлар – 25%, руслар – 6%).