Эчтәлек

Өслек авышлыгы юнәлеше белән туры килүче үзән сөзәклеге каршы як сөзәклеккә караганда шактый зур субүләр мәйданына ия, шунлыктан кар сулары һәм яңгыр агымнары белән көчлерәк юыла һәм тизрәк сөзәкләнә. Каршы як сөзәклек текәлеген озаграк саклый. Теория Көнбатыш Кама алдын өйрәнгәндә — Казан университеты профессоры А.В.Нечаев (1894) һәм Көнчыгыш Европа тигезлегенең көньяк-көнбатышын тикшергәндә Мәскәү университеты профессоры А.А.Борзов (1913) тарафыннан эшләнә. Бер-берсенә бәйсез рәвештә, галимнәр елга үзәннәре асимметриясенең субүләр плато асимметриясе формалашуга китерүен һәм субүләр сызыкларның текәрәк сөзәклекләргә авышуын күрсәтәләр. Татарстан территориясендә елга үзәннәре сөзәклекләре асимметриясен аңлату өчен бу теория, эзлекле булуына карамастан, киң кулланыш тапмый.

Әдәбият

Нечаев А.В. Геологическое описание северо-западной части Казанской губернии // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1894. Т. 25;

Борзов А.А. К вопросу об асимметрии междуречных плато. М., 1913.

Автор — А.П.Дедков