Административ-территориаль буйсынуы

1930 нчы елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакыттан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Кече Шилнә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Заветы Ильича» колхозы оештырыла. 1960 елда хуҗалыкның исеме «Дружба» колхозы дип үзгәртелә. 1970 елдан поселокта – «Камский» совхозы (үзәк утары – Кече Шилнә авылы), 1996 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Поселок янында археология истәлеге – Ильичёвка комплексы (неолит дәвере) табыла.

Халык саны

1938 елда – 65,
1949 елда – 88,
1958 елда – 47,
1970 елда – 75,
1979 елда – 46,
1989 елда – 53,
2002 елда – 28,
2010 елда – 43,
2020 елда – 84 кеше (руслар, татарлар).