Биографиясе

? – 1438 яки 1445 ел.

Шадибәк (башка фараз буенча, Җәләлетдин хан) улы.

Идегәй һәлак булганнан соң (1419 ел), Казанны яулый, Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәд исеменнән (1420–1422, 1425–1432 еллар) һәм үз исеменнән (1422–1423 еллар) акча суктыра.

1423 елда үз олысының бәйсезлеге өчен Олуг Мөхәммәд хан белән көрәшә. Олуг Мөхәммәднең Алтын Урдада хәле ныгыганнан соң, аның хакимиятен танырга мәҗбүр була. 1432 елдан алар арасында яңадан көрәш кабына. Якынча 1437–1438 елларда Казан аксөякләре ярдәмендә Олуг Мөхәммәд хан шәһәрне ала һәм Гыясетдинне җәзалап үтертә (башка чыганаклар буенча, ул 1445 елда һәлак була).

Әдәбият

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923;

Мухаммадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система 12–15 вв. М., 1983.                        

Автор – И.Л.Измайлов