Тарихы

Авылга 1680 елларда нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы удел (1840 елларга кадәр – сарай) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы терлекчелек һәм игенчелек, балта эше, чабата үрү һәм сату, олаучылык белән шөгыльләнә.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет, ХХ йөз башында 2 мәчет һәм 2 мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 894,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Ырынгы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Кайбыч авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Политотдел» колхозы оештырыла, 1949 елда «Маяк» колхозы (Кайбыч авылы) составына керә, 1991 елдан «Маяк» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан .«Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы күбесенчә .«Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, Буа шәһәре предприятиеләрендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 ел) бар. 2009 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

1990 елдан клуб каршында «Умырзая» фольклор коллективы, «Картаямени соң йөрэк» театр коллективы эшли (ике коллективның да җитәкчесе – Р.М.Хөсәенова).

Халык саны

1859 елда – 608,
1897 елда – 930,
1913 елда – 1334,
1920 елда – 1066,
1926 елда – 630,
1938 елда – 517,
1958 елда – 430,
1970 елда – 479,
1979 елда – 404,
1989 елда – 190,
2002 елда – 152,
2010 елда – 123,
2015 елда – 103 кеше (татарлар).