Ике төре бар: Европа чәшкесе һәм Америка чәшкесе. Беренче төр Европада һәм Россия территориясендә — аның Европа өлешендәге, Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы тигезлекле районнарда таралган.

Гәүдә озынлыгы — 45 см га, койрыгы 20 см га кадәр (Америка чәшкесе беркадәр эрерәк) җитә. Гәүдәсе тар, сузынкы, сыгылмалы. Аяклары кыска, бармак аралары элпәле. Йон капламы куе, шома, көрән төснең төрле төсмерләрендә. Табигый шартларда чәшкеләр туңмый торган бормалы һәм чоңгыллы урман елгалары ярларындагы, күл һәм сазлык тирәләрендәге өннәрдә яшиләр; кайвакыт башка җәнлекләрнең өннәренә урнашалар. Вак имезүчеләр, кошлар һәм кош йомыркалары, бакалар, балыклар белән тукланалар. Парлашулары март–апрель айларында. Буазлык чоры 56 көн. Берьюлы 1–9 (кайвакыт 16 га кадәр) бала китерәләр.

Татарстанда Европа чәшкесе 1920 елларга кадәр киң таралган була, затлы мех кәсепчелеге объектын тәшкил итә. Хәзерге вакытта сирәк очрый, ТРның Кызыл китабына кертелгән. 1948 елда республикага читлектә асрау максатыннан кертелә. Нәсел үрчетү эше йон капламы төсенең нәсел буенча тапшырылу генетик закончалыкларына нигезләнеп төсле чәшкеләр китереп чыгару юнәлешендә алып барыла. Нәселле җәнлекләр 3–4 ел файдаланыла. ТРсында чәшке үрчетү белән берничә җәнлек совхозында шөгыльләнәләр. 2007 елга ана затлар 55975 баш, шул исәптән «Бөреле» нәсел үрчетү заводында — 14,2 мең, «Бөрсет» агрофирмасында — 16 мең, «Кощаково», «Матюшино» акционерлык җәмгыятьләрендә тиңдәшле рәвештә 13 һәм 12,8 мең баш исәпләнә. Аларның (гомуми күләмнән % ларда) кара көрән (стандарт) төстәгеләре 92, сапфир (зәңгәр якут) — 0,96, пастель — 1,8, топаз — 1,7, ак төстәгеләре 0,75 % тәшкил итә. ТРнда чәшке тиресе җитештерү күләме: 2000 ел — 140223 данә, 2006 — 294750, шул исәптән «Бөреле» нәсел үрчетү заводында: 2000 — 82754, 2006 — 84100; «Бөрсет» агрофирмасында: 2000 — 33734, 2006 — 80000; «Матюшино»АҖндә: 2000 — 7825, 2006 — 68350; «Кощаково» АҖндә: 2000 — 15910, 2006 — 62300.

Америка чәшкесе