Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан Тәтеш районына керә. 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Киртәле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллардан авылда – «Новый путь» (үзәк утары – Киртәле авылы), 1961 елдан – «Красное знамя» (1980 елларда үзәк утары – Кадыш авылы) колхозлары, 1995–2006 елларда «Красное знамя» күмәк предприятиесе эшли.

Халык саны

1938 елда – 141,
1949 елда – 288,
1958 елда – 166,
1970 елда – 140,
1979 елда – 88,
1989 елда – 57,
2002 елда – 29,
2010 елда – 25,
2021 елда – 12 кеше (мордвалар).