- РУС
- ТАТ
Казан губернасында 1775 елгы «Губерналар турында учреждениеләр» («Учреждения о губерниях») нигезендә оештырылалар, 1781 елның 27 декабреннән гамәлгә керәләр.
Башта Югары һәм 13 Түбән мәхкәмәгә бүленәләр.
Югары земство мәхкәмәсе – дворяннар өчен сословие мәхкәмәсе була.
Аның тулы идарәханәсенә Сенат тәкъдиме белән император тарафыннан билгеләнгән 2 рәис, дворяннар тарафыннан 3 елга сайланган 10 утырышчы керә; мәхкәмә каршында прокурор, дәүләт һәм җинаять эшләрен алып бару тәртибен күзәтүчеләр була.
Җинаять һәм гражданлык эшләре департаментларына бүленә.
Югары земство мәхкәмәләренә өяз мәхкәмәләре, дворяннар опекасы һәм Түбән земство мәхкәмәләре буйсына.
Түбән мәхкәмәләрнең карарларына апелляцияләр, дворяннар арасындагы шикаятьләр, низаглар, гражданлык һәм җинаять эшләре, шулай ук вотчиналар, өстенлекләр, васыятьләр, мирас алу хокукы турындагы һәм дәгъва эшләре (100 сумга кадәр) Югары мәхкәмә карамагында була; яклар карар белән риза булмаган очракта эшләр Казан гражданлык эшләре мәхкәмә палатасына күчерелә. Барлык җинаять эшләре Казан җинаять эшләре мәхкәмә палатасы тарафыннан тикшерелә. Мәхкәмә карары күпчелек тавыш белән раслана. Югары земство мәхкәмәсе 1796 елның 31 декабрендә Казан губернасының яңа штаты (оешмалар һәм җаваплы шәхесләр исемлеге) нәшер ителгәч бетерелә.
Түбән земство мәхкәмәләренә өяз мәхкәмәләреннән түбәнрәк торучы орган була. Өязләрдә мәхкәмә-полиция вазифаларын башкаралар (шәһәрләрдә шундый ук вазифаларны шәһәр башлыклары һәм Җәмәгать тәртибе идарәсе башкара).
Земство исправнигыннан (капитан-исправник), 2-3 утырышчыдан тора; моннан тыш, Түбән земство мәхкәмәсенә Түбән расправадан дәүләт крәстияннәре эшен карауда катнашу өчен 2 утырышчы җибәрелә. Өязләрдә тикшерү эшләре алып баралар, законнар үтәүне күзәтәләр, губерна хакимияте әмерләрен үтиләр, качып киткән крәстияннәрне эзләү һәм кулга алу белән шөгыльләнәләр, «әхлак, әдәп һәм тәртип» саклауны, юллар һәм күперләр төзеклеген, сәүдә һәм бәяләрнең торышын күзәтәләр, карарларны тормышка ашыралар һ.б.
Шәхси состав дворяннар тарафыннан 3 елга сайлана һәм губернатор тарафыннан раслана. 1837 елның 3 июнендә кабул ителгән «Земство полициясе турында нигезләмә» («Положение о земской полиции») буенча Түбән земство мәхкәмәләре земство мәхкәмәләре дип үзгәртеләләр, утырышчылар саны киметелә һәм становой приставлар институты оештырыла.
Земство мәхкәмәләре земство исправнигы (рәис), мәҗбүри баш утырышчы (дворяннар тарафыннан сайлана), дәүләт крәстияннәреннән 2 авыл утырышчысы составында эшли. Тикшерү эшләре үткәрү һәм карарлар кабул итү өчен урыннарда земство мәхкәмәләренең исправниктан, становой приставтан һәм өяздәге дәүләт һәм җинаять эшләрен алып бару тәртибен күзәтүчедән торган вакытлы идарәханәләре оештырыла. Земство мәхкәмәләренең башкарма органнары – волость идарәләре, өяз приказлары, вотчина идарәләре һ.б.
1837 елда «земство полициясенә хезмәт итүчеләр» постлары оештырыла (десятскийлар һәм сотскийлар), ә шәһәр полициясе булмаган бистә һәм шәһәрләрдә исправник тысяцкий һәм пятисотскийларны билгели.
Земство мәхкәмәләре 1862 елның 25 декабрендә кабул ителгән «Вакытлы кагыйдәләр» («Временные правила») нигезендә бетерелә һәм полиция идарәләре белән алыштырыла.
Ефремова Н.Н. Судоустройство России в XVIII — 1-й половине XIX вв. Москва, 1993;
Долгов Е.Б. Административные и судебные органы власти в городе Казани и Казанской губернии в ХVIII в. // Столичные и периферийные города Руси и России в средние века и раннее новое время. Москва, 1996;
Долгов Е.Б. Органы суда в Казанской губернии ХVIII — начала XX вв. // Правосудие в Татарстане. 2000. № 2/3.
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.