- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Үләмә елгасы буенда, Тәтеш шәһәреннән 10 км көнбатыштарак урнашкан
1603 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Починок Нечасов буларак та искә алына.
1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1885 елда, башка мәгълүматлар буенча – 1897 елда, бер сыйныфлы катнаш чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1900 елда – 12 ир бала һәм 5 кыз бала, 1907 елда – 48 ир бала һәм 17 кыз бала, 1915 елда 61 ир бала һәм 36 кыз бала укый).
1904–1912 елларда архитектор Ф.Н.Малиновский проекты буенча өч катлы чаң манарасы белән таш Троица чиркәве төзелә (1939 елда ябыла, 1972 елдан бинасы икмәк саклау урыны буларак файдаланыла; бизәлешендә псевдорус һәм псевдоренессанс элементлары кулланылган «кирпеч» юнәлешендәге дини архитектура истәлеге).
XX йөз башында 6 җил тегермәне, тимерчелек, 3 чүлмәкчелек остаханәсе, 3 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2236 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Колунец волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.
Хәзер – Федоровка авыл җирлегендә.
1930 елда «Доброволец» колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Абранин). 1958 елда аңа «Заря» колхозы (үзәк утары – Красное Нечасово авылы) кушыла; 1959 елда «Память Ильича» колхозы (үзәк утары – Федоровка авылы) белән берләштерелгәннән соң, эреләндерелгән хуҗалык «Память Ильича» дип атала (1980 еллар ахырында – 1990 еллар башында үзәк утары Фёдоровка авылында урнаша).
1996–2010 елларда авылда – «Память Ильича» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (2001 елда аннан Фёдоровка авылы бүленеп чыга), 2004–2012 елларда шулай ук «Заречье» агрофирмасы» ябык акционерлык җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – җидееллык, 1960 елда сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә, 2011 елда ябыла.
Авылда мәдәният йорты (1957 елдан), китапханә (1935 елда уку өе буларак эшли башлыйя), фельдшер-акушерлык пункты, зиратта кәшәнә (2015 елдан) бар.
Н.И.Лексина (1957 елда туган) – педагог, шагыйрә.
1646 елда – 166,
1782 елда – 412 ир-ат;
1859 елда – 528,
1897 елда – 917,
1908 елда – 1008,
1920 елда – 1056,
1926 елда – 962,
1938 елда – 647,
1949 елда – 333,
1958 елда – 302,
1970 елда – 235,
1979 елда – 186,
1989 елда – 181,
2002 елда – 159,
2010 елда – 120,
2021 елда – 89 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.