Эшләнмә өслегендә тирән уемлау техникасы белән төшерелгән бизәк көмеш, бакыр, кургаш һәм күкерт эретмәсеннән әзерләнгән махсус порошок — каралту белән каплана.

Урта гасырларда каралту белән, гадәттә, көмешче уеп чыгарган бизәк фонын каплаганнар — Болгар һәм Алтын Урда сәнгате әсәрләре (бөти тартмачыклары, кечкенә йозаклар, беләзекләр, алкалар, йөзекләр), «Казан таҗы» (XV–XVI йөзләр) һ.б. Каралтуның мондый ысулында тирән уемланган фон өслегендә каралтылган бизәкләр кабарынкы булып, ялтырап торган. XVIII–XIX йөзләрдә фонны каралту ысулы тирән уелган бизәкләрне каралту алымы белән алмаштыра һәм каралту шома, кайвакыт уемланган башлыча көмеш фонда сурәтләр иҗат итү чарасына әйләнә. Беркадәр зиннәтлерәк бизәкләрдә каралту алтын белән башкарылган яки эшләнмәгә алтын йөгертелгән. Мондый очракта бизәкләр, каралтуны бозмас өчен, лак яки үзле балчык белән капланган.

Йөзек. XIV йөз

Көмеш. Кою, уеплау, каралту. Эрмитаж

Каралту татар беләзекләрен, йөзекләр, сирәк кенә — алка, бил каптырмаларын, хәситә, изү, чәч чулпылары тәңкәләрен бизәгәндә киң кулланылган. Татарларда XIX йөз уртасыннан чәчәк-үсемлек сабаклары формасындагы каралтылган сызылмалы бизәк төшкән яки гарәп графикасында хикмәтле Коръән сүзләре, изге теләкләр, ияләренең исемнәре язылган көмеш яссы беләзекләр аеруча популярлык казанган. Йөзекләрдә, гадәттә, чәчәк бәйләме яки сабак рәвешендәге бизәк-калканчык каралту белән зиннәтләнгән. Мондый йөзекләр болгар чорында ук таралган була, ләкин аларда бизәк әйләнәсендә уеп алынган фон каралтыла. XIX йөз ахырыннан көмеш яки алтын йөгертелгән беләзекләрне еш кына ул вакытта Дагстанда әзерләнгән (Кубачы авылы) модалы үрнәкләрне күчереп эшләүче Балык Бистәсе зәркән осталары җитештерә башлый.

Татар зәркәнчеләре иҗатында каралту Дагстан һәм Үзәк Азия үрнәкләреннән шактый аерыла: бизәкләр контурлы, аерым детальләргә игътибар бирелми, каралтылган урыннар каралтылмаганнары белән аралышып килә, күбрәк шартлы рәвештә генә стильләшә.

Каралтуда бизәкләр тирәнрәк уела, читләре тигез һәм бизәкнең бөтен рәсеме чүкеп бизәлгән фонда кабарынкы булып чыгып торучы тар, шома тасма белән каймалана. Көмеш яки алтын йөгертелгән эшләнмәләр, аерым алганда, беләзекләр, башкорт, казакъ, кыргызларда аеруча киң тарала, татар зәркәнчеләре әлеге халыклар өчен аларны махсус җитештерә. Каралту сәнгате югары зәргәрчелек һөнәри традицияләре булган өлкәләрдә үсеш ала.

Коръән тартмачыгы. XIV йөзнең икенче яртысы

Көмеш, алтын йөгертү. Чүкү, каралту. Эрмитаж

Казан каралтылган эшләнмәләрне җитештерүче эре үзәк була. XVIII йөздән каралту Казан арты (Байлар Сабасы, Тенәки, Килдебәк, Йосыф-Алан), Бөгелмә өязе авылларында (Иске Әлмәт, Елхово), Оренбург өлкәсенең Каргалы бистәсендә, Башкортстанның Кырмыскалы авылында һ.б. үсеш ала. Ул халык осталары иҗатында хәзерге заманнарга кадәр саклана: Әлмәт авылында (хәзерге Әлмәт шәһәре) XIX йөз ахырыннан 1940 елларга кадәр хәзерге Саба районы Тенәки авылы кешесе Йосыф бабай нигез салган Йосыповларның гаилә артеле эшли; аның эшен хатыны һәм өч улы дәвам иттерә. Әлеге алым белән 1970 елларга кадәр Әлмәт районы Түбән Абдул авылыннан Миңсафа Мифтахова эшли, ул каралтуга Елховода яшәүче әтисе Габдерәүфтән өйрәнә; Самара өлкәсенең Камышлы районы Яңа Усман авылы кешесе зәркәнче Нәбиулла каралтуга Каргалы бистәсендә өйрәнеп кайта (бизәк фонын каралту) һ.б. 1960 елларда Шәмәрдән авылында зәркән остаханәсе ачыла (1967 елда ябыла), анда якын-тирә авыллардагы осталар эшли. Тенәки авылыыннан зәргәрче Х.Ганиев 1990 елларга кадәр әлеге техникада эшләвен дәвам иттерә.

Беләзекләр. XX йөз уртасы

Көмеш. Каралту. Мастер Ф.Н.Джамилёва

Әдәбият           

Валеев Ф.Х. Орнамент казанских татар. К., 1969;

шул ук. Народное декоративное искусство Татарстана. К., 1984;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е — начало 1990-х годов). К., 1995.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова