- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы поселок, Зөя елгасыннан 1 км ераклыкта, Тәтеш шәһәреннән 36 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1698 елдан мәгълүм. 1720 еллардан халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә, 1835–1860 елларда Уделлар ведомствосы карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында мөселман гыйбадәтханәсе эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 120,3 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр поселок Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Будённый, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.
Хәзер – Бакырчы авыл җирлегендә.
1931 елда «Кызыл Шәрык» колхозы оештырыла. 1950 елдан поселокта – «Чулпан» (үзәк утары – Чуаш Чагылдымы авылы), 1951 елдан – «Красное Черепаново» (үзәк утары – Чуаш Чурапаны авылы), 1959 елдан, исеме үзгәртелеп – «Родина», 1967 елдан – Ленин исемендәге, 1979 елдан «Алга» (үзәк утары – Бакырчы авылы) колхозлары эшли.
1969 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.
Поселок янында археология истәлекләре – Татар Чурапаны I, II авыллыклары (гомумболгар һәм монголларгача чор болгар ядкәрләре) табыла.
1859 елда – 442,
1897 елда – 93,
1913 елда – 46,
1920 елда – 123,
1926 елда – 108,
1938 елда – 129,
1949 елда – 125,
1958 елда – 97,
1970 елда – 44,
1979 елда – 24,
1989 елда – 10,
2002 елда – 3,
2010 елда –3,
2021 елда – 2 кеше (татарлар).
1859, 1926 елларга карата мәгълүматлар Чуаш Чурапаны авылы халкын исәпкә алып бирелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.