Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә.

1876 елда авылда агач мәчет төзелә.

XX йөз башында авылда шулай ук мәдрәсә, 2 җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 808 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Богородский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Кече Салтык авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Волга» колхозы оештырыла, 1950 елда аның составына «9 января» колхозы керә (Красное Тенишево авылы, юкка чыккан), 1959 елдан – «Ирек» колхозы (үзәк утары Кече Салтык авылында) составында, 1990 елдан яңадан бүленеп чыккан «Идел» колхозы үзәк утары, 1944 елдан «Ирек» күмәк предприятиесе составында, 2000–2008 елларда – «Ирек» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе (Кече Салтык авылы).

Халкы ««Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте икенче филиалы «Кече Салтык» бүлекчәсендә, «Кече Мәрәтхуҗа» авыл хуҗалыгы терлекчелек кулланучылар кооперативында (13 крәстиян-фермер хуҗалыгы һәм 32 шәхси ярдәмче хуҗалыгы) авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Мәдәният йорты, китапханә (1960 елда Заовражный Каратай авылыннан күчерелә, 1966 елда Кече Салтык авылына күчерелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2006 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Алтын чәч» театр иҗат коллективы (2001 елдан), «Ак калфак» фольклор иҗат коллективы (2002 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

С.С.Хәмидуллин (1932–2004 еллар) – слесарь, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт Билгесе» орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 42 ир-ат;
1859 елда – 321,
1897 елда – 630,
1908 елда – 783,
1920 елда – 876,
1926 елда – 604,
1938 елда – 875,
1949 елда – 663,
1958 елда – 490,
1970 елда – 444,
1979 елда – 317,
1989 елда – 257,
2002 елда – 226,
2010 елда – 185,
2017 елда – 158 кеше (татарлар).