- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Кылна елгасы буенда, Тәтеш шәһәреннән 27 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Таяба-Таушева, Чувашская Тайба буларак искә алына.
1720 еллардан халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә, 1835–1860 елларда Удел ведомствосы карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Кошки-Яңа Тимбай авылының Архангел Михаил чиркәве приходына карый.
XX йөз башында 2 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 428,7 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Сембер өязе Олы Тархан волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.
Хәзер – Кошки-Яңа Тимбай авыл җирлегендә.
1929 елда «Серп и молот» колхозы оештырыла. 1951 елда хуҗалыкның исеме – Ленин исемендәге (үзәк утары – Яңа Льяшево Пүчинкәсе авылы), 1963 елда – Крупская исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1967 елдан авылда – Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары – Чуаш Чурапаны авылы; 1979 елда колхозның үзәк утары – Кошки-Яңа Тимбай авылына, 1990 елда Яңа Льяшево Пүчинкәсе авылына күчерелә), 1995–2006 елларда Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы башлыча «Агро-союз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.
М.Ф.Акимов (1884–1914) – публицист, прозаик, драматург, тәрҗемәче;
С.М.Ислюков (1915–1998) – дәүләт, партия һәм җәмәгать, юридик фәннәр кандидаты, Ленин, Октябрь Революциясе, өч Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары лауреаты;
В.П.Софронов (1932–2000) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, ТАССРның, РСФСРның атказанган агрономы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.