- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Кылна елгасы буенда, Тәтеш шәһәреннән 16 км көньяктарак урнашкан урнашкан
1611 елдан мәгълүм. Зөя өязе чуашлары тарафыннан нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балыкчылык, бурлаклык, шәһәрләрдә һәм авылларда ялланып эшләү тарала.
1890 елда ялланган йортта бер сыйныфлы катнаш земство мәктәбе ачыла (1895 елда – 57 ир бала һәм 4 кыз бала, 1909 елда 70 ир бала һәм 25 кыз бала укый).
XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, Рождество Христова чиркәве (1906 елда чиркәү төзелгәнче авыл халкы Урюм авылының Никола чиркәве приходына карый), чиркәү-приход мәктәбе, тимерчелек, 9 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, казна шәрабханәсе һәм 6 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2896,5 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Пролей-Каша волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.
Хәзер – Урюм авыл җирлеге үзәге.
1930 елда «Боевик» колхозы оештырыла. 1940 елларда «Дружба» колхозы бүленеп чыга, 1950 елда ул кире кушыла. 1959 елдан авылда – «Дружба» колхозы (үзәк утары – Урюм авылы), 1995 елдан – шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 1996–2004 елларда «Нива» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (1997–1999 елларда аңа Кашка, Ивановка авыллары керә) эшли.
Халкы башлыча «Нива» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы беләншөгыльләнә (үсемлекчелек).
1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елда – тулы булмаган урта (2003 елда яңа бина төзелә), 2012 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2014 елда ябыла. 2014 елдан авылда Урюм урта мәктәбе урнаша.
Авылда «Алёнушка» балалар бакчасы (1989 елдан), мәдәният йорты (мәктәп бинасында), китапханә (1952 елда уку өе буларак эшли башлый), фельдшер-акушерлык пункты бар.
Авыл янында археология истәлекләре – Пролей-Каша туктаулыгы, Пролей-Каша авыллыгы (икесе дә – Казан яны культурасы), Пролей-Каша каберлеге (гомумболгар ядкәре), Пролей-Каша курганы (чоры ачыкланмаган) табыла.
Н.Г.Голованов (1962 елда туган) – генерал-майор;
Н.Б.Леденейкин (1960 елда туган) – скульптор, Марий Эл Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Марий Эл Республикасы Хөкүмәтенең «Халык күңеле» бүләге лауреаты;
Н.М.Якушкин (1953 елда туган) – икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты.
1618 елда – 87,
1782 елда – 80 ир-ат;
1859 елда – 914,
1897 елда – 1653,
1908 елда – 2128,
1920 елда – 2074,
1926 елда – 1779,
1938 елда – 1565,
1949 елда – 1122,
1958 елда – 1084,
1970 елда – 833,
1979 елда – 603,
1989 елда – 406,
2002 елда – 359,
2010 елда – 288,
2021 елда – 245 кеше (чувашлар – 65,7%, руслар – 28,5%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.