Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Улема, Нармоцкая буларак та искә алына.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

Тәтеш шәһәренең Троица соборы приходына карый.

1877 елда бер сыйныфлы катнаш чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1893 елда – 34 ир бала һәм 4 кыз бала, 1905 елда – 28 ир бала һәм 10 кыз бала, 1915 елда 24 ир бала һәм 11 кыз бала укый).

XX йөз башында 2 җил тегермәне, тимерчелек, ярма яргыч, йон тетү урыны, 2 сәүдә кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 725 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Колунец волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.

Хәзер – Нармонка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Новый мир» колхозы оештырыла. 1959 елда аңа – «Авангард» (үзәк утары – Зеленовка авылы), 1963 елда – «Ударник» (үзәк утары – Колунец авылы) һәм «Путь к коммунизму» (үзәк утары – Людоговка авылы, хәзер Тәтеш шәһәренә керә) колхозлары кушыла; 1969 елда «Новый мир» колхозыннан – «Нагорный» җәнлекчелек совхозы (үзәк утары – Кашка авылы), 1992 елда район «Сельхозтехника» берләшмәсенең «Колунец» ярдәмче хуҗалыгы (үзәк утары – Колунец авылы) бүленеп чыга.

1995 елдан авылда – «Новый мир» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 1997 елдан – «Тәтеш ит комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятенең «Нармонка» ярдәмче хуҗалыгы, 2001–2003 елларда «Тетюшская» агрофирмасы» ачык акционерлык җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча «Содружество» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә (үсемлекчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында чиркәү-приход мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1952 елда – тулы булмаган урта, 2001 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1994 елда яңа бина төзелә). 1999 елдан мәктәптә тарих-төбәкне өйрәнү музее эшли (беренче җитәкчесе – С.Н.Тимрюкова).

Авылда «Солнышко» балалар бакчасы (1995 елдан), мәдәният йорты (мәктәп бинасында), китапханә (1940 еллар уртасында уку өе буларак эшли башлый), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

М.Е.Зотов (1903–1980) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое;

И.С.Кузнецов (1914–2002) – музыкант, рәссам;

К.А.Линькова (1927–2016) – кыр белгече-агроном,  Социалистик Хезмәт Герое;

А.А.Мельников (1928–1972, башка мәгълүматлар буенча, 1971) – сәламәтлек саклау эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, профессор;

Н.И.Панфилов (1927–1996) – хирург-офтальмолог, медицина фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1782 елда – 114 ир-ат;
1859 елда – 465,
1897 елда – 571,
1908 елда – 665,
1920 елда – 649,
1926 елда – 704,
1938 елда – 682,
1949 елда – 577,
1958 елда – 567,
1970 елда – 363,
1979 елда – 317,
1989 елда – 262,
2002 елда – 218,
2010 елда – 206,
2021 елда – 211 кеше (руслар).