- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Тормы елгасының югары агымы буенда, Тәтеш шәһәреннән 29 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVIII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Зур Фролово авылының (хәзер – Буа районында) Казан Мәрьям Ана чиркәве приходына карый.
1886 елда бер сыйныфлы катнаш земство мәктәбе ачыла (1893 елда – 29 ир бала һәм 2 кыз бала, 1909 елда – 35 ир бала һәм 8 кыз бала укый).
XX йөз башында 3 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1191,7 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Зур Фролово волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.
Хәзер – Олы Шәмәк авыл җирлегендә.
1930 елда «Подъём» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Кондрашин). 1960 елдан авылда – «Пробуждение» (үзәк утары – Кече Шәмәк авылы), 1963 елдан – «Победа» (үзәк утары – Олы Шәмәк авылы), 1970 елдан «Родина» (үзәк утары – Кече Шәмәк авылы) колхозлары эшли.
Совет елларында башлангыч мәктәп эшли.
А.С.Моисеев (1945–2004) – генерал-майор, хәрби фәннәр кандидаты, 3 нче дәрәҗә «Ватанга СССР Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән өчен» ордены кавалеры;
Н.А.Моисеев (1954 елда туган) – автопокрышкалар җыючы, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры;
Г.В.Сафонов (1898–1976) – гвардия старшинасы, Дан орденының тулы кавалеры, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.
1859 елда – 503,
1908 елда – 1133,
1920 елда – 1035,
1926 елда – 803,
1938 елда – 849,
1949 елда – 421,
1958 елда – 337,
1970 елда – 195,
1979 елда – 89,
1989 елда – 31,
2002 елда – 11 (руслар),
2010 елдан даими яшәүчеләр юк.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.