Мөшеге елгасының (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 10 км. Бассейнының мәйданы 38,5 км2. Елга башы Мөслим районы Ташъелга авылыннан көньяктарак урман массивында, тамагы – Минзәлә районы Әтрәкле авылыннан төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы – 90 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы, җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 89 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,025 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.