100 дән артык төре билгеле. ТР территориясендә бер төре — ике өйле песи тәпичәсе (A. dioica) киң таралган. Нарат урманнарында, коры болыннарда һәм тау битләрендә үсә.

8–20 см биеклектәге, куе төкчәле күпьеллык ике өйле үсемлек, агачсыман горизонталь тамырчалы һәм тамырланучы түшәлмә бәбәкләре бар. Яфраклары чиратлашкан, бөтен, өсте яшел, аскы ягы киезсыман ак. Тамыр яны яфраклары киң, калаксыман, таралгыда, сабактагылары — кыяк-ланцетсыман. Чәчәкләре вак кәрзиннәрдә, сабак очындагы тыгыз калкан чәчәк төркеменә җыйналган. Ике җенеслеләр — ак, ана чәчәкләр алсу төстә. Җимеше — бүрекчәле озын орлыкча. Май–июньдә чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә.

Чәчәк кәрзиннәрендә дуплау матдәләре, чәер, сапониннар, органик кислоталар бар.

Халык медицинасында җир өсте өлешләре үт кудыру, бөрештергеч, кан туктату чарасы буларак кулланыла. Тире авырулары вакытында киң файдаланыла.

Декоратив үсемлек. 

Ике өйле песи тәпичәсе