Олы Чирмешән елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 28,2 км, ТР чикләрендә – 12 км. Бассейнының мәйданы 121,7 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән, Нурлат районында ага. Елга башы Самара өлкәсе территориясендә, тамагы Нурлат районы Иске Чаллы авылыннан 2 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 190 м, тамагыныкы – 77 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Чаллының 0,7 дән 2,4 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,23 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 100 мм, ташу вакытында су агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,09 м3/с.

Суы каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.