СССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Хезмәт резервлары баш идарәсенең 1940 ел 19 октябрь боерыгы нигезендә Татарстан хезмәт резервлары республика идарәсе буларак оештырыла; РСФСР Министрлар Советы каршындагы Баш һөнәри-техник белем бирү идарәсенең 1959 ел 5 ноябрь боерыгы белән Татарстан республика һөнәри-техник белем бирү идарәсе итеп үзгәртелә, ТАССР Югары Совет Президиумының 1987 ел 4 февраль Указы белән исеме ТАССР Һөнәри-техник белем бирү дәүләт комитеты дип үзгәртелә.

Һөнәри-техник белем бирү системасында яшьләрдән квалификацияле эшчеләр әзерләүне контрольдә тота һәм җитәкли, кадрларны производствода һөнәри өйрәтүгә методик ярдәм күрсәтә.

Секретариатны, бухгалтерияны, планлаштыру, квалификацияле эшчеләрне әзерләү, исәпкә алу һәм урнаштыру, планлаштыру-җитештерү, шәһәр һөнәри-техник училищеләре, авыл һөнәри-техник училищеләре, урта һөнәри-техник училищеләр, укыту-методик, кадрлар, капиталь төзелеш бүлекләрен үз эченә ала.

Дәүләт комитетына шәһәр һәм авыл һөнәри-техник училищеләре (һөнәри училищеләр), Казан индустриаль-педагогик һәм төзелеш, Бөгелмә индустриаль-педагогик техникумнары буйсына.

ТАССР Министрлар Советына һәм РСФСРның шундый ук дәүләт комитетына (1940–1946 елларда — СССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Хезмәт резервлары баш идарәсенә, 1946–1953 елларда — СССР Хезмәт резервлары министрлыгына, 1954–1959 елларда СССР Министрлар Советы каршындагы Хезмәт резервлары баш идарәсенә, 1959–1965 елларда — РСФСР Министрлар Советы каршындагы Баш һөнәри-техник белем бирү идарәсенә) буйсына.

ТАССР Югары Совет Президиумының 1988 ел 8 август Указы белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары ТАССР Халык мәгарифе министрлыгының Һөнәри-техник белем бирү идарәсенә тапшырыла.

Рәисе — А.А.Камалиев (1987–1988 еллар).

Автор – Е.Б.Долгов