- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Үләмә елгасының уң кушылдыгы Колунец елгасы буенда, Тәтеш шәһәреннән 8 км көнбатыштарак урнашкан
1617–1618 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Архангельское, Чудовка исемнәре белән дә искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XVIII йөзнең икенче яртысында авылда агач чиркәү була. 1817 елда таш Архангел Михаил чиркәве салына, 1889–1890 елларда архитектор П.М.Тюфилин проекты буенча чиркәүнең «Барлык хәсрәтләнүчеләр Куанычы» Мәрьям Ана иконасы янкормасы төзелә (классицизм стилендәге дини архитектура истәлеге; ярымҗимерек хәлдә сакланган). Храмда җирле халык тарафыннан хөрмәт ителгән газап кичергән изге Пантелеймон иконасы сакланган. Барское Нечасово (хәзер – Красное Нечасово), Кече Нечасово (хәзер сакланмаган), Удельное Нечасово, Фёдоровка авыллары халкы да әлеге чиркәү приходына карый.
1840 елда авыл приход мәктәбе ачыла, 1850 еллардан Дәүләт милке министрлыгы мәктәбе эшли башлый, ул вакыт-вакыт ябылып ала. 1880 елда, башка мәгълүматлар буенча – 1881 елда, даими нигездә земство мәктәбе эшчәнлеген башлап җибәрә (аңарчы бүлгәләнеп эшли) (1884 елда – 44 ир бала һәм 4 кыз бала, 1895 елда – 78 ир бала һәм 1 кыз бала, 1900 елда 45 ир бала һәм 19 кыз бала укый).
XX йөз башында шулай ук 10 җил тегермәне, ярма яргыч, тимерчелек, 2 йон тетү урыны, май язу бинасы, буяу-ману предприятиесе, 3 вак-төякләр кибете эшли; авыл җәмәгатенең имана 4019 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Колунец волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.
Хәзер – Нармонка авыл җирлегендә.
1931 елда «Ударник» колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.С.Глазков). 1958 елда аңа «Красный партизан» (үзәк утары – Кашка авылы) һәм «Завет Ильича» (үзәк утары – Бизяевка авылы, хәзер сакланмаган) колхозлары кушыла. 1963 елдан авылда – «Новый мир» колхозы (үзәк утары – Нармонка авылы), 1992 елдан – Тәтеш район «Сельхозтехника» берләшмәсенең «Колунец» ярдәмче хуҗалыгы, 2001–2010 елларда «Память Ильича» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (үзәк утары – Удельное Нечасово авылы) эшли.
Халкы башлыча «Содружество» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
Элек башлангыч мәктәп (2015 елга кадәр), клуб, китапханә эшләгән. Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.
Авыл янында археология истәлекләре – Колунец авыллыгы һәм Колунец шәһәрлеге (икесе дә – Алтын Урда чоры болгар ядкәрләре).
М.Г.Елисеев (1899–1943) – кече сержант, Советлар Союзы Герое;
Н.И.Похлёбкин (1924–2022) – төзүче, Герой Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнашучы, ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.
1782 елда – 255 ир-ат;
1859 елда – 1381,
1897 елда – 2059,
1908 елда – 2190,
1920 елда – 2114,
1926 елда – 1362,
1938 елда – 875,
1949 елда – 522,
1958 елда – 451,
1970 елда – 403,
1979 елда – 289,
1989 елда – 186,
2002 елда – 163,
2010 елда – 105,
2021 елда – 107 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.