Тарихы

1704 елдан мәгълүм. Йомышлы татар морзалары һәм И.Г.Змиев милкендәге җирләрдә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Рождественское исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (Көньяк Уралдагы Олы Авзян һәм Кухтур елгалары буенда урнашкан элекке Авзян-Петровский бакыр кою заводларына беркетелгән ясаклылар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, балыкчылык, киез басу һәм балта эше тарала.

1865–1868 елларда янган чиркәү урынында приход халкы хисабына агач Рождество чиркәве төзелә (сакланмаган).

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1903 елда 60 ир бала һәм 28 кыз бала укый), 2 тимерчелек, 8 җил тегермәне, май язу урыны, казна шәраб һәм 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1680 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Олы Талкыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Булдырь авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Красный луговик» колхозы оештырыла. 1959 елдан авылда эреләндерелгән «Заветы Ильича» колхозының үзәк утары урнаша (хуҗалыкка шулай ук Змеево авылы керә); 1966 елдан авылда – шул ук исемдәге колхоз (үзәк утары – Чытырчы авылы), 1970 елдан – «Йолдыз» совхозы (үзәк утары – Йолдыз поселогы), 2002 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005–2014 елларда җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2000 еллар башына кадәр башлангыч мәктәп эшли (1970 елларга кадәр – урта мәктәп, элекке чиркәү бинасында урнаша).

Авылда клуб (яңа бина 2013 елда төзелә), китапханә (1943 елдан, 2014 елдан – күп функцияле үзәк бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елгы бинада) бар.

2000 елларда төзекләндерелгән «Изге чишмә» кизләве янында – Николай Чудотворец кәшәнәсе, 2013–2019 елларда иске чиркәү урынында Рождество Пресвятой Богородицы чиркәве төзелә.

Авыл тирәсендә Татарстанның географик үзәге урнашкан, 2013 елда махсус билге урнаштырыла.

Авыл янында археология истәлекләре – Булдырь табылдыгы (неолит дәвере), Булдырь авыллыгы (монголларгача чор болгар ядкәре), Булдырь I һәм II торулыклары (Казан яны культурасы), Булдырь шәһәрлеге (фаразланганча, болгар чоры) табыла.

Халык саны

1782 елда – 313 ир-ат;
1859 елда – 1526,
1897 елда – 2407,
1908 елда – 2728,
1920 елда – 2579,
1926 елда – 2530,
1938 елда – 1952,
1949 елда – 1388,
1958 елда – 1103,
1970 елда – 832,
1979 елда – 463,
1989 елда – 282,
2002 елда – 187,
2010 елда – 96,
2021 елда – 152 кеше (руслар).