Икътисади районлаштыруның төп максаты — территориаль көйләү өчен иң уңай шартлар тудыру, региональ социаль-икътисади сәясәтне фаразлау һәм гамәлгә ашыру.

ТРда 2007 елга кадәр 6 икътисади район билгеләнеп йөртелә: Көнбатыш Кама аръягы, Казан, Идел алды, Кама алды, Төньяк-Көнчыгыш Кама буе, Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягы.

2008 елда, Россия үсешенең озак сроклы стратегиясенең состав өлеше булган «Татарстан Республикасының җитештерү көчләрен кластерлау нигезендә 2020 елга кадәр һәм 2030 елга кадәрге вакытка үстерү һәм урнаштыру» программасы кысаларында яңа икътисади районлаштыру үткәрелә.

7 икътисади район формалаштырыла:

  • Башкала (Казан шәһәре, Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнары),
  • Көнбатыш (Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш),
  • Төньяк (Арча, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Теләче),
  • Көньяк (Аксубай, Алексеев, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай),
  • Кама (Алабуга, Зәй, Менделеев, Түбән Кама, Тукай районнары, Чаллы шәһәре),
  • Нефть (Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Чирмешән),
  • Көнчыгыш (Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Ютазы).

Татарстан Республикасының икътисади районнарын билгеләгәндә халыкның тормыш дәрәҗәсе, шәхси керемнәр белән тәэмин ителеше, хезмәт хакы, эшсезлек дәрәҗәсе, торак белән тәэмин ителеше һ.б. социаль-икътисади күрсәткечләр исәпкә алына.