Эчтәлек

Мещаннар идарәсе Россия империясе шәһәрләренә хокук һәм өстенлекләр бирү грамотасы (1785 елның 21 апреле) нигезендә оештырыла.

Мещаннар идарәсе мещаннар җәмгыяте (алар һәр шәһәрдә була) әгъзалары тарафыннан сайлана, губернатор тарафыннан раслана. Идарә 3 елга сайлана, староста, аның ярдәмчесе һәм берничә десятниктан тора. Староста мещаннар җәмгыятендә торучыларның исемлеген төзи-яңарта, җәмгыять әгъзасы каядыр китәсе булса, паспорт бирә, салым исәбен билгели һәм җыемнар җыя. Идарәдә мещаннар исемлеге һәм мещан гаиләләре исемлеге, туу, үлү, өйләнешү һ.б. теркәүләр алып барыла.

Бөтенроссия ҮБК һәм ХКСның 1917 ел 10 ноябрь Декреты нигезендә Мещаннар идарәсе бетерелә.

Әдәбият

Сборник материалов по истории Казанского края в XVII в. К., 1908;

Гончаренко Л.Н. Города Среднего и Нижнего Поволжья во второй половине XIX века (Социально-экономические исследования). Чебоксары, 1994;

Зорин А.Н. Города и посады дореволюционного Поволжья. К., 2001.