- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Кылна елгасы буенда, Тәтеш шәһәреннән 21 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1927 елда Үтәмеш авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. ТАССРның Буа кантоны Олы Тархан волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.
Хәзер – Жуково авыл җирлегендә.
1931 елда «Берлек» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Ш.Шәрәев). 1951 елдан авылда – «Рассвет» колхозы (үзәк утары – Жуково авылы), 1963 елдан – К.Маркс исемендәге колхоз, 1994–2007 елларда «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативлары берләшмәсе эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә, «Колос» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.
Р.И.Фәйзуллов (1931 елда туган) – агроном, ТАССРның атказанган агрономы, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры;
Ш.М.Шәйдуллин (1947–2021) – рәссам, нәкышче, график, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, РФнең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.
1926 елда – 147,
1938 елда – 192,
1949 елда – 211,
1958 елда – 175,
1970 елда – 127,
1979 елда – 77,
1989 елда – 40,
2002 елда – 20,
2010 елда – 10,
2021 елда – 3 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.