Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Иркәй исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә, лашман йөкләмәсен башкара. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук бакыр эшләнмәләр ясау тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында 3 мәчет, 3 мәдрәсә, 6 сәүдә-сәнәгать предприятиесе эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1152,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Сембер өязе Сөендек волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Будённый, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Бакырчы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Марс» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.С.Гыйсмәтуллин). 1951 елда, «Чулпан» колхозы (үзәк утары – Чуаш Чагылдымы авылы) кушылганнан соң, хуҗалыкның исеме «Алга» дип үзгәртелә. 1959 елда аңа – «Победа» (үзәк утары – Үтәмеш авылы), 1963 елда – «Эшчән» (үзәк утары – Олы Тархан авылы) колхозлары, 1979 елда Татар Чурапаны поселогы һәм Чуаш Чурапаны авылы кушыла. 1970 елда – «Татарстан» (үзәк утары – Олы Тархан авылы), 1990 елда «Свияга» (үзәк утары – Чуаш Чурапаны авылы) колхозлары бүленеп чыга.

1995–2007 елларда авылда – «Алга» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007–2014 елларда шул ук исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, «Бакырчы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1988 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1971 елда яңа бина төзелә).

Авылда мәдәният йорты (2018 елдан – яңа бинада), китапханә (1947 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, «Батыр» фитнес залы, «Зәкия» мәчете (2010 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Хәят» чишмәсе бар.

Мәдәният йорты каршында «Умырзая» вокаль коллективы эшли (2017 елдан). 2022 елга кадәр «Солнышко» балалар бакчасы эшләп килә.

Авыл янында археология истәлекләре – Бакырчы авыллыгы (монголларгача болгар чоры), Бакырчы каберлеге (Алтын Урда дәвере болгар чоры).

Күренекле кешеләре

И.И.Юзеев (Юзиев) (1869–1912) – гравёр, татар китап эше остасы.

Халык саны

1859 елда – 931,
1910 елда – 1368,
1926 елда – 1392,
1949 елда – 1133,
1958 елда – 765,
1970 елда – 658,
1979 елда – 498,
1989 елда – 386,
2002 елда – 376,
2010 елда – 375,
2021 елда – 314 кеше (татарлар).