Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысыннан билгеле. 1762 елдан авыл − титуляр советник А.В.Неелов, 1795 елдан секунд-майор Я.В.Неелов карамагында була. Революциягә кадәрге чыганакларда Неелово яки Неялово, Иске Табор исемнәре белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкә ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1885 елда ачыла), 3 тегермән, 2 тимерчелек, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 368,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Николо-Пичкас волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән 1991 елның 4 октябренә кадәр – Куйбышев) районында.

Хәзер – Әҗмәр авыл җирлегендә.

1954–1956 елларда, Куйбышев ГЭС төзелеше вакытында, авыл халкының бер өлеше су астында калу куркынычы булган зонадан күчерелә. 1966 елның 26 мартыннан авылга Пичкас авылы да кертелә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930–1950 елларда авылда − Октябрьнең 13 еллыгы исем., 1934–1950 елларда – «Большевик» авыл хуҗалыгы артельләре, 1945–1959 елларда А.Матросов исем. колхоз эшли. 1959 елдан − «Пичкасский» (үзәк утары – Бураково авылы), 1976 елдан – «Измерский» (үзәк утары – Әҗмәр авылы) совхозларында, 1989 елдан – «Вожинский» («Измерский» совхозыннан бүленеп чыга) совхозларының үзәк утары, 1998 елдан «Вожинский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (Бураково урта мәктәбе филиалы, яңа бина 1987 елда төзелә), мәдәният йорты (1970 елдан), китапханә (1950 елдан), балалар бакчасы (1995 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2019 елдан), янгын сүндерү депосы бар.

Авыл янында археология истәлеге – Вожи авыллыгы (Имәнкискә культурасы, монголларгача болгар чоры) табыла.

Халык саны

1716 елда – 35,
1795 елда – 283,
1815 елда – 153,
1825 елда – 164,
1835 елда – 534,
1845 елда – 698,
1884 елда – 918,
1897 елда – 1177,
1908 елда – 1147,
1915 елда – 1159,
1920 елда – 1186,
1926 елда – 943,
1938 елда – 760,
1949 елда – 568,
1958 елда – 1490,
1970 елда – 866,
1979 елда – 642,
1989 елда – 486,
2002 елда – 428,
2010 елда – 415,
2021 елда – 330 кеше (руслар – 97%.).