Династияне нигезләүче Егор Иванович (?–?), 2 нче гильдия сәүдәгәр (1808 елдан), Питрәч авылы экономик крәстияннәреннән, күн эшкәртү кәсебен нигезли. Казанның алты тавышлы думасына — гласный (1806), Казан шәһәре магистратына ратман булып сайлана (1807–1809).

Аның уллары: Яков Егорович (1772–1844), 2 нче гильдия сәүдәгәр, сабын кайнату заводы хуҗасы була, Гостиный дворда күн итекләр белән сәүдә итә, Ложкиннар картлар йортын нигезләүгә 3 мең сум бирә.

Сергей Егорович (?–?), 2 нче гильдия сәүдәгәр, атасының күн заводын мирас итеп ала, аны шактый зурайта һәм Казанда иң эре күн җитештерүчеләрнең берсенә әверелә. Аның акчасына (100 мең сум) Адмиралтейство бистәсендә янәшәсендә сәүдәгәр П.Прибытковлар төрбәсе булган Боголюбский чиркәве төзелә. 1830–1831 дә вабага каршы көрәшү өчен шактый күләмдә хәйрия бирә. Аның кызы Екатерина Сергеевна (1823–1897) Казан сәүдәгәре П.А.Прибытковка кияүгә чыга һәм әтисенең эшен дәвам итә.