Биографиясе

1940 елның 25 марты, Лаеш районы Зур Кабан авылы – 2015 елның 22 апреле, Казан.

Казан педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң (1961), Лаеш районының Столбище урта мәктәбендә, 1968 елдан Казанның 131 нче урта мәктәбендә, 1971 елдан Казан педагогия институтының педагогия кафедрасында, 1985–2010 еллларда Казан университетының педагогия кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре югары мәктәп педагогикасы проблемаларына, педагогик диагностикага, иҗади сәләтне үстерү һәм шәхеснең үзлегеннән үсеше мәсьәләләренә карый.

Әдәбият

Педагогика творческого развития. Казань, 1996–1998. Ч.1–2.

Педагогическая этика: инновационный курс для нравственного саморазвития. Казань, 2003.

Педагогика высшей школы: инновационно-прогностический курс. Казань, 2005.