Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Спас кантоны Спас волостена керә.

1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Бураково авыл җирлегендә.

1954–1956 елларда Куйбышев сусаклагычы су белән тулу сәбәпле поселок халкының бер өлеше күчерелә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта “Красноармейский” колхозы оештырыла. 1934 елдан – поселок “Коминтерн” совхозының үзәк утары (1959 елда хуҗалыкка шулай ук Әҗмәр авылы да керә), 1960 елдан – “Пичкасский” совхоз бүлекчәсе (үзәк утары – Бураково авылы), 1970 еллар башыннан – А.Алиш исем. совхозда (үзәк утары – Бураково авылы), 1999 елдан А.Алиш исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек, балыкчылык, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Поселокта мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты (икесе дә – 1960 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре:

  • Коминтерн курганы (болгар чоры),
  • Коминтерн II, III туктаулыклары (буралы курган культурасы),
  • Коминтерн III каберлеге (Имәнкискә культурасы),
  • Коминтерн I шәһәрлеге (Имәнкискә культурасы), II (болгар чоры);
  • Коминтерн I, II (болгар чоры), III, V (Имәнкискә культурасы, болгар чоры) авыллыклары табыла.

Күренекле кешеләре

Г.Н.Юнысов (1971 елда туган) – полиция полковнигы;

Н.В.Юнысов (1943 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Пичкасский” совхозы (1968–1973 елларда), Куйбышев 73 нче һөнәр училищесы (1980–1986 елларда) директоры.

1960–1975 елларда поселокта Дан орденының тулы кавалеры Н.И.Зотов зоотехник булып (1917–1993 елларда) эшли.

Халык саны

1938 елда – 183,
1949 елда – 315,
1958 елда – 753,
1970 елда – 411,
1979 елда – 297,
1989 елда – 184,
2002 елда – 102,
2010 елда – 80,
2021 елда – 64 кеше (руслар – 87%, татарлар – 13%).