Тарихы

Беренче тапкыр 1630 елда Пустошь против Мёшского устья исеме белән искә алына, ул вакытта бу җирләр 18 йомышлы татарга бүләк ителгән була, алар арасыннан князь Уразлеевлар бүленеп чыга. 1648–1656 еллардагы писцовый кенәгәләрдә авыл Азмер исеме белән теркәлгән.

1861 елгы реформага кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук олаучылык, мичкә ясау һәм агач эше, бау ишү кәсепчелеге тарала.

1730 еллар башында авылда беренче мәчет (1743 елда җимерелә), XVIII йөз ахырында – агач мәчет төзелә, 1863 елда үзгәртеп корыла, 1904 елда аның урынына яңа (1920 елларда юкка чыга) мәчет салына.

1860 елларда − мәктәп, 1914 елда земство рус-татар мәктәбе ачыла.

XX йөз башында авылда почта станциясе, этап йорты; мәчет, мәктәп, земство рус-татар мәктәбе (1914 елдан), 2 тегермән, йон тетү йорты, 3 ярма яргыч, 6 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1242,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Николо-Пичкас волостена керә.

1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән 1991 елның 4 октябренә кадәр − Куйбышев) районында.

Хәзер – Әҗмәр авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Интернационал» колхозы оештырыла. 1959 елдан «Коминтерн» (үзәк утары – Коминтерн поселогы), соңрак – «Пичкасский» (үзәк утары – Бураково авылы) һәм «Волга» (үзәк утары – Куралово авылы) совхозларына керә. 1976 елдан – «Измерский» (совхоз бүлекчәсе – Вожи авылы) совхозының үзәк утары. 1989 елда хуҗалык «Измерский» (авыл – үзәк утар) һәм «Вожинский» (үзәк утары – Вожи авылы) совхозларына бүленә. 1998 елның июнендә − «Измерский» совхозы «Измерский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына, 2003 елда крестьян-фермер хуҗалыгына үзгәртелә.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда – колхоз яшьләр җидееллык, 1954 елда – урта (1961 елда яңа бина төзелә), 2011 елда башлангыч мәктәпкә (Бураково урта мәктәбе филиалы) үзгәртелә.

1989 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – Ә.С.Сәләхов) ачыла.

Авылда мәдәният йорты (2018 елда яңа бина төзелә), китапханә (1956 елдан), балалар бакчасы (1971 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан), «Әҗмәр» мәчете (2010 елдан) эшли. 1987 елда − «Хәсрәтле ана», 2015 еда «Тынычлык һәм татулык» (Гражданнар сугышы вакыйгаларына багышлана) һәйкәлләре куела.

Авыл янында археология истәлекләре:

Күренекле кешеләре

Р.Г.Садыйкова (1959 елда туган) – педиатр, медицина фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган табибы;

Ә.С.Сәләхов (1923–2020) – ТАССР, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы, СССРның халык укытучысы, Әҗмәр урта мәктәбе директоры (1944–1961 елларда), «Почет билгесе» ордены кавалеры;

С.Г.Сафин (1923–2018) – Профсоюзларның Татарстан өлкә советы рәисе (1972–1984 елларда), Ленин ордены, Хезмәт Кызыл байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;

С.З.Сафина (1937 елда туган) – «Измерский» совхозының атказанган сыер савучысы, Октябрь Революциясе, «Почет билгесе» орденнары кавалеры.

Халык саны

1716 елда – 76,
1762 елда – 106,
1782 елда – 68 ир-ат;
1795 елда – 175,
1859 елда – 352,
1897 елда – 772,
1908 елда – 872,
1920 елда – 936,
1926 елда – 905,
1938 елда – 885,
1949 елда – 612,
1958 елда – 813,
1970 елда – 676,
1979 елда – 569,
1989 елда – 437,
2002 елда – 365,
2010 елда – 326,
2021 елда – 291 кеше (татарлар – 70%, руслар – 23%).