Тарихы

1710–1716 елларда алпавыт авылы буларак нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Воскресенский исеме белән дә искә алына.

1716 елда авылның күп өлеше Кузнечиха авылы алпавыты комиссар А.С.Сергеевка карый. 1724 елда авыл князьлар Я.И.Болховский, И.Ф.Мостафин, И.Д.Косяговский, Казан дьяк ярдәмчесе И.Игнатьев; 1762 елда – князьлар И.Я. Болховский, И.И.Мостафин, Е.Л.Дадиани, поручик А.В.Кравков, 1760–1850 елларда – дворян Дубиннар нәселе карамагында була.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, дирбияләр эшләү кәсепчелеге тарала.

1795 елда беренче православие приходы оеша, Иерусалим шәһәрендәге Воскресение Христово храмын яңарту хөрмәтенә багышланган һәм изге Николай Чудотворец чиркәүләре эшли. 1875 елда алпавытлар С.Звягин, князь И.Я.Болховский һәм приход кешеләре акчасына Воскресение чиркәве (1930 елларда ябыла; барокко элементлары белән эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге) төзелә.

XIX йөздә Бизнә елгасында су тегермәне салына. Атна саен шимбә көннәрендә базар үтә, анда исә якын-тирә авыл халкы җыела торган була.

1868 елда Болховская йортында 15 урынга исәпләнгән хастаханә ачыла, 1870 елда табиблык амбулаториясенә (1937 елдан – фельдшер-акушерлык пункты) үзгәртелә.

XX йөз башында волость идарәсе, янгын сүндерү дружинасы урнаша, Воскресение чиркәве, фельдшерлык пункты, земство мәктәбе (1882 елда ачыла), китапханә, балалар приюты, 3 тегермән, ярма яргыч, тимерчелек, 2 сыра, казна шәраб һәм 5 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2214,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Гусиха волосте үзәге булып тора.

1920 елдан − ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан − Спас (1935 елның 1 апреленнән 1991 елның 4 октябренә кадәр – Куйбышев) районында.

Хәзер − Антоновка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Комбайн» колхозы оештырыла. 1933–1950 елларда «8 Март», 1936–1949 елларда – «Ударник» колхозлары эшли. 1950 елдан – «Комбайн» колхозының үзәк утары, 1989 елда «Гусихинский» совхозы оештырыла, 1997 елда «Майский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына үзгәртелә.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб (1974 елдан, 2009 елдан яңа бинада), балалар бакчасы (1988 һәм 2008 елларда яңа биналар төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан яңа бинада). 2013 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авыл янында археология истәлекләре:

  • Гусиха шәһәрлеге (монголларгача болгар чоры);
  • Гусиха I авыллыгы (монголларгача һәм Алтын Урда болгар чоры) табыла.

Халык саны

1782 елда – 566 ир-ат;
1859 елда – 1383,
1897 елда – 1296,
1926 елда – 1079,
1931 елда – 1048,
1938 елда – 425,
1949 елда – 324,
1958 елда – 230,
1970 елда – 364,
1979 елда – 267,
1989 елда – 209,
2002 елда – 195,
2010 елда – 209,
2021 елда – 185 кеше (руслар).