Тасвирлана торган вакыйгаларның борынгылыгын һәм (яисә) дөреслеген ассызыклыйлар: «Борын-борын заманда торганнар бер карт белән бер карчык».

Еш кына бәетләрнең башлам һәм йомгак өлеше ролен башкаралар: «Бисмиллаһи вә билләһи, җитте Корбан гаете. Без язабыз, сез укырсыз лашманчылар бәетен».

Эпик формулалар вакыйгаларны тасвирлаганда да кулланылырга мөмкин: «Бик озак вакытлар йөргәннең соңында...», «Байтак юллар киткәч, бик калын урманга җиткәч...».

Әдәбият                

Татар халык иҗаты: Дастаннар. К., 1984; 

Типологические исследования по фольклору. М., 1975; 

Фольклор. Поэтическая система. М., 1977.

Автор — Ф.И.Урманчеев