Тарихы

1680 елдан Кәшер авылы буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Кәшер-Камышлы исеме белән дә искә алына. Җирле халык элек Камышлы Тамак, Базарлы Кәшер атамаларын куллана.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, мәчет (1917 елдан соң бинасын – мәктәп, 1937 елдан мәдәният йорты били) мәктәп, 2 су тегермәне, 3 кибет эшли, чәршәмбеләрдә базар уздырыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1437 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волосте үзәге була.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Иске Кәшер авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы 1920 елгы «Сәнәкчеләр» фетнәсендә актив катнаша.

1930 елда – «Кызыл игенче» (1937 елдан С.М.Киров исем. колхоз дип атала), 1931 елда «Татарстан» колхозлары оештырыла. 1962 елда алар «Искра» колхозына берләштереләләр (үзәк утары – Иске Кәшер авылы, хуҗалыкка Анак, Николаевка (хәзер инде юкка чыккан), Урта Кәшер, Яхшыбай, Яшьләр авыллары керә).

1995–2002 елларда авылда – «Кәшер» күмәк предприятиесе, 2003–2005 елларда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан агрофирма эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1921–1950 елларда балалар бакчасы эшләп килә.

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла (башта элекке мәчет бинасында урнаша), 1931 елда – колхозчы яшьләр мәктәбе, 1935 елда – җидееллык, 1940 елда – тулы булмаган урта, 1949 елда – урта, 1961 елда – тулы булмаган урта, 1967 елда – урта (1985 елда яңа бина төзелә) мәктәп итеп үзгәртелә, Зиннәт Хәсәнов исемен йөртә (2019 елдан).

2015 елда балалар бакчасы урта мәктәпнең мәктәпкәчә төркеме итеп үзгәртелә.

Аывылда мәдәният йорты (1974 елда яңа бина төзелә), китапханә (1974 елдан), модуль фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан), мини-футбол универсаль спорт мәйданчыгы (2015 елдан), «Ислам нуры» мәчете (2001 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында З.Х.Хәсәнов музее (1977 елда бина каршында аның бюсты урнаштырыла, скульпторы А.Б.Әхмәтҗанов), «Сәхнә» татар халык театр коллективы (2004 елдан, 2004 елдан – халык театры, нигезләүчесе һәм җитәкчесе – И.З.Минһаҗева), «Хәзинә» (2012 елдан), «Ай йолдызым» (2012 елдан), «Чулпы» (2017 елдан) вокаль ансамбльләре, балаларның «Фантазеры» театр (2016 елдан), «Асылташ» фольклор (2012 елдан) коллективлары һ.б. эшли.

Күренекле кешеләре

З.Х.Хәсәнов (19161944) «Идел-Урал» Идер-татар легионының яшерен оешмасында катнашучы, фашистлар тарафыннан М.Җәлил белән бергә җәзалап үтерелә.

Халык саны

1859 елда – 345,
1870 елда – 684,
1897 елда – 1051,
1920 елда – 1372,
1926 елда – 775,
1938 елда – 736,
1949 елда – 467,
1958 елда – 574,
1970 елда – 642,
1979 елда – 567,
1989 елда – 485,
2002 елда – 457,
2010 елда – 456,
2021 елда – 425 кеше (татарлар – 98%, руслар – 2%).