Тарихы

1762 елдан мәгълүм. Кайбер хәбәрләр буенча, XVII йөздә Мамадыш авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда су тегермәне эшли; XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 619,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә губернасы Язикәү волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Сарман районында.

Хәзер – Югары Чыршылы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Ворошилов исем. колхоз оештырыла. 1956 елда исеме «Кызыл таң» колхозы дип үзгәртелә. 1959 елдан авылда – «Ленинчы» (үзәк утары – Югары Чыршылы авылы), 1986 елдан – «Дружба» (үзәк утары – Ләке авылы) берләштерелгән колхозлары, 1994–2002 елларда – «Чыршылы» күмәк предприятиесе, 2003–2005 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1870 елда – 288,
1897 елда – 538,
1920 елда – 538,
1926 елда – 448,
1938 елда – 376,
1958 елда – 191,
1970 елда – 176,
1979 елда – 107,
1989 елда – 54,
2002 елда – 61,
2010 елда – 53,
2021 елда – 55 кеше (керәшен татарлар – 69%, руслар – 20%, азәрбайҗаннар – 11%).