Тарихы

1755 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Апасево, Морбаш, Мортышбаш, Муртышбаш исемнәре белән дә искә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык, шулай ук читкә китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (аларның берсе 1845–1849 елларда төзелә, татар халык агач төзелеш сәнгате традицияләрендәге архитектура истәлеге, 1996 елда сүтелә), мәктәп, 2 су тегермәне, 3 ярма яргыч, 2 ашлык киптерү урыны, 3 бакалея кибете, икмәк саклау-сату кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3444,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәт-Муллино волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Илексаз авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Ворошилов исем. колхоз оештырыла. 1960 елда «Корыч йөрәк» (үзәк утары – Илексаз авылы) һәм «Электро» (үзәк утары – Игәнәбаш авылы) колхозлары белән бергә «Электро» хуҗалыгына берләштерелә (үзәк утары – Илексаз авылы).

1994 елдан авылда – «Айтуган» күмәк предприятиесе, 2002–2005 елларда – «Электро» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Сарман» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. Хәзерге вакытта авылда 2 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык, 1960 елда – тулы булмаган урта (1965 елда яңа бина төзелә), 1986 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2010 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты (икесе дә 2013 елдан – яңа бинада), мәчет (1996 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Чишмә» вокаль, «Театр» театр, «Сөембикә» фольклор, балаларның «Сәйлән» хореография коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Р.Ә.Могыйнов (1948–2013) – журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре ;

Ф.Я.Уразаев (1960 елда туган) – педагог, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты.

Халык саны

1816 елда – 135,
1834 елда – 183 ир-ат;
1870 елда – 901,
1897 елда – 1299,
1913 елда – 1700,
1920 елда – 1551,
1926 елда – 1121,
1938 елда – 1087,
1949 елда – 755,
1958 елда – 580,
1970 елда – 529,
1979 елда – 407,
1989 елда – 236,
2002 елда – 300,
2010 елда – 285,
2021 елда – 267 кеше (татарлар – 95%, руслар – 3%).