Татарстанда 1985 елдан Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре арасында, ә спорт төре буларак 1993 елдан тарала башлый.

Оештыручылары — А.Н.Афонин, А.А.Кашшафетдинов, И.В.Куркульский, Р.А.Йосыпов (1993–1997 елларда кикбоксинг буенча Казан федерациясе президенты). Казан, Әлмәт, Чаллы, Алабуга, Чистай, Нурлат, Менделеев шәһәрләрендә үсеш ала. 1993 елдан ТР чемпионатлары, Идел буе зоналары, халыкара турнирлар (халык­ара профессиональ кикбоксинг берлеге карамагында) уздырыла. Кикбоксинг буенча ТР командасы РФ чемпионатларында бронза медаль ала (1993–1997), «Евразия» чемпионатында җиңә (1997).

РФ, БДБ, Европа, дөнья (шул исәптән яшьләр) ярышларында, шулай ук РФ, Европа, дөнья кубокларында медальләр алучылар һәм җиңүчеләр, иң яхшы спортчылар — А.Л.Алёшина, Е.Ахаев, А.Газизов, И.А.Илькаев, В.И.Куркульский, П.Макаров, А.Г.Осипов, В.Панфилов, В.Петренко, М.Р.Сафин, А.Чичеров, Р.Дәүләтшина, И.Сәйфуллин, К.Кривоногова, С.Сагорин, А.Сагорин, М.Скугорев, А.С.Сухова.

Иң яхшы тренерлар — А.Н.Афонин, Г.Кобшильский, И.В.Куркульский, С.Л.Шумихин, Р.А.Йосыпов, А.В.Макейчев, С.П.Платонов, Р.У.Дәүләтшин, Л.Игнатова, А.П.Комаров, С.Г.Осипов, Ф.Ф.Шәрипов.

Халыкара категорияле судьялар — М.З.Вәлиуллин, Е.Ф.Королёв. ТР К. федерациясе президентлары: Ф.Ф.Шәрипов (2002–2006), И.С.Шәфиков (2006 дан).