Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1939 елда ябыла, бинасы мәктәпкә тапшырыла), мәктәп, су тегермәне, 2 ярма яргыч, 3 ашлык киптерү урыны эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2315,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәт-Муллино волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Янурыс авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Марс» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.Баһаветдинов). 1960 елда берләштерелгән Серго исем. колхозга кушыла (үзәк утары – Янурыс авылы).

1991 елдан авылда – мөстәкыйль «Марс» колхозы, 1994–2002 елларда – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2003–2005 елларда – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Сарман». агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. 3 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Халкы башлыча кырчылык, сөт терлекчелеге һәм сарыклар асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда – җидееллык (1933 һәм 1962 елларда яңа биналар төзелә), 1991 елда – урта, 2007 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (2015 елдан – Сарман урта мәктәбе филиалы).

Авылда мәдәният йорты (2012 елда яңа бина төзелә), китапханә (1952 елдан, хәзер – балалар бакчасы бинасында), балалар бакчасы (1968 елдан), модуль фельдшер-акушерлык пункты (2019 елдан), «Зөһрә» мәчете (1996 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Каран башы чишмәсе» кизләве бар.

Мәдәният йорты каршында «Нур» театр, «Ихлас» фольклор (2012 елдан), балаларның «Тамчы» театр, «Шаян» фольклор (2018 елдан), «Кояшкай» бию (2012 елдан) коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Нәсим Р. Акмалов (1960 елда туган) – журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;

Нияз Р. Акмалов (1954–2007) – язучы, С.Сөләйманова исем. әдәби бүләк лауреаты.

Халык саны

1834 елда – 121,
1870 елда – 837,
1897 елда – 1019,
1913 елда – 1243,
1920 елда – 1196,
1926 елда – 1173,
1938 елда – 980,
1949 елда – 673,
1958 елда – 664,
1970 елда – 646,
1979 елда – 494,
1989 елда – 377,
2002 елда – 402,
2010 елда – 397,
2021 елда – 368 кеше (татарлар).