Эчтәлек

Биографиясе

1918 елның 25 октябре, Румыния, Кагул шәһәре — 1976 елның 27 феврале, Казан.

Одесса театр студиясен тәмамлый (1941), укыган вакытта ук Одесса филармониясендә музыкаль эксцентрик булып эшли.

1942–1947 елларда Мәскәү циркы артисты, 1947–1949 елларда Кемерово, Новокузнецк шәһәрләре циркында баш администратор, директор вазифаларын башкаручы.

1949–1952 елларда — Казанда М.Горький исемендәге клуб, 1952–1965 елларда — Казан яшь тамашачылар театры (ТЮЗ), 1965–1973 елларда Татар филармониясе директоры.

Первин, талантлы оештыручы буларак, Казан һәм республика мәдәни төзелешенә зур өлеш кертә. Үзе җитәкчелек иткән коллективларның иҗади үсешен кайгырта, тәҗрибәле һәм сәләтле җитәкчеләрне хезмәттәшлеккә чакыра. Казан яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) труппасының сәнгать җитәкчелегенә — Дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамлаган М.Х.Сәлимҗановны, ТРның 1966 елда оешкан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчелегенә Н.Г.Рахлинны чакырып ала.

Татар филармониясе коллективлары һәм аерым артистлар чит илләргә гастрольләр белән чыга башлыйлар.

Медальләр белән бүләкләнә.