Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. XVIII–XIX йөзләрдә халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, йөк ташу тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет (1939 елда ябыла, бинасы уку өенә тапшырыла), мәктәп, су тегермәне була. XX йөз башында – 3 мәчет, 1913 елда 3 мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2607,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәт-Муллино волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Илексаз авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 «Вахитов» колхозы оештырыла. 1931 елда исеме «Корыч йөрәк» дип үзгәртелә (беренче рәисе – Ә.Әхмәтгәрәев), 1960 елда «Электро» колхозы (үзәк утары – Игәнәбаш авылы) һәм Ворошилов исем. колхоз (үзәк утары – Мортышбаш авылы) белән бергә «Электро» колхозына (үзәк утары – Илексаз авылы) берләштерелә.

1994 елдан авылда – «Айтуган» күмәк предприятиесе, 2002–2005 елларда – «Электро» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Сарман» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Хәзерге вакытта авыл территориясендә 4 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча кырчылы һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2007 елда урта мәктәп – тулы булмаган урта мәктәп (1986 елда яңа бина төзелә), 2015 елда балалар бакчасы тулы булмаган урта мәктәпнең мәктәпкәчә төркеме итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1983 елда яңа бина төзелә), китапханә (1951 елдан, хәзер – мәдәният йорты бинасында), модуль фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан), мәчет (1994 елдан), шулай ук 4 төзекләндерелгән чишмә бар.

Мәдәният йорты каршында «Тылсым» театр (2014 елдан), «Илексазым – моңлы сазым» фольклор (2015 елдан), «Сердәш» вокаль (2006 елдан), «Сәйлән» хореография (2021 елдан) коллективлары эшли.

Халык саны

1870 елда – 827,
1897 елда – 1412,
1913 елда – 1881,
1920 елда – 1620,
1926 елда – 758,
1938 елда – 723,
1949 елда – 660,
1958 елда – 568,
1970 елда – 607,
1979 елда – 486,
1989 елда – 408,
2002 елда – 456,
2010 елда – 440,
2021 елда – 431 кеше (татарлар – 98%, руслар – 2%).