Административ-территориаль буйсынуы

1963 елда нефтьчеләр поселогы буларак нигезләнә, 1964 елның 25 мартында торак пункт буларак теркәлә, 1968 елның 27 июненнән – шәһәр тибындагы поселок.

Нигезләнгән вакыттан – Әлмәт, 1972 елның 25 маеннан – Сарман районында. Шәһәр тибындагы поселок Габдрахман поселогын (1924–1925 елларда нигезләнә, 1987–1988 еллардан – Җәлилгә керә), Кызыл Бакча (1991 елдан) һәм Яңа Минзәләбаш (1924 елда нигезләнә, 1987–1988 еллардан) авылларын колачлый.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Яңа Минзәләбаш авылында – Сталин исем. колхоз, Кызыл Бакча авылында – «Кызыл Бакча» колхозы, 1931 елда Габдрахман поселогында «Субаш» колхозы оештырыла. 1951 елда «Кызыл Бакча» колхозы – «Киң тормыш» колхозына (үзәк утары – Куҗак авылы), 1958 елда Сталин исем, «Киң тормыш» һәм «Субаш» колхозлары берләштерелгән «Корыч кул» колхозына (үзәк утары – Иске Минзәләбаш авылы) кушылалар.

Поселокның эре җитештерү предприятиеләре файдалы казылмалар чыгару, электр энергиясе, газ, су җитештерү һәм бүлү тармакларында эшли.

Шәһәрнең төп предприятиесе – «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыятенең структур бүлекчәсче булган «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе.

Хезмәт күрсәтүләр өлкәсе башлыча күмәртәләп һәм ваклап сату, автотранспорт чараларын һәм көнкүреш әйберләрен төзекләндерү тармакларында тупланган кече эшмәкәрлек субъектлары эшчәнлегеннән гыйбарәт.

Сәламәтлек саклау

Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы халкына медицина хезмәте стационар һәм поликлиниканы (2003 елда яңа бина төзелә) үз эченә алган район хастаханәсе (1975 елдан, яңа бина төзелә) тарафыннан күрсәтелә. «Җәлил» шифаханә-профилакторие (1976 елдан), өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты (1979 елдан) эшләп килә.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта:

  • гимназия (2003 елдан, яңа бина төзелә),
  • беренче (1964 елдан), икенче (1970 елдан) урта мәктәпләр,
  • 6 балалар бакчасы,
  • спорт мәктәбе,
  • М.Г.Йөзлебаев исем. балалар музыка мәктәбе (1966 елда гомуми музыкаль белем бирү кичке мәктәбе буларак ачыла, 2012 елда яңа бина төзелә, 2016 елда 1966–1989 елларда мәктәпнең директоры булып эшләгән М.Г.Йөзлебаев исеме бирелә),
  • балалар сынлы сәнгать мәктәбе (1979 елдан),
  • район мәдәният йорты (1974 елдан, яңа бина төзелә),
  • район китапханәсе (1982 елдан, мәдәният йорты бинасында),
  • «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең хезмәт даны музее (мәдәният йорты бинасында) бар.

Мәдәният йорты каршында:

  • «Дорога к звездам» (2009 елдан, 2018 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе һәм җитәкчесе – Я.К.Гурешидзе),
  • «Гранд» (2009 елдан),
  • «Родники» (1988 елдан),
  • «Дуслык» (2016 елдан),
  • «Каданс» (2021 елдан) вокаль ансамбльләре,
  • «Сәйлән» халык вокаль ансамбле (1989 елдан, 2006 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе һәм җитәкчесе – И.Кәримов),
  • татар гармунчыларының «Ядкәр» инструменталь ансамбле (2017 елдан),
  • «Вдохновение» рус хореография коллективы (1988 елдан),
  • «Подъезд» рок-студиясе,
  • «Галерка» театр студиясе (2018 елдан),
  • балаларның «Апрель» бию ансамбле (1998 елдан, нигезләүчесе – М.В.Царева, 2006 елдан – халык ансамбле),
  • «Карамель» (2002 елдан) һәм «Наностарс» (2017 елдан) хореография коллективлары,
  • «Барсы» эстрада биюе студиясе (2018 елдан) һ.б. эшли.

Спорт объектлары арасында: Боз спорт сарае (2001 елдан), «Җәлил» чаңгы спорт комплексы (2008 елдан), «Батыр» спорт-сәламәтләндерү комплексы (1999 елдан), мини-футбол универсаль спорт мәйданчыгы һ.б.

Шулай ук күп функцияле үзәк, «Җәлил» кинотеатры (1984 елда төзелә), «Жәлил бистәсе» мәчете (1994 елдан), мәдрәсә (2001 елдан), Михаил Архангел чиркәве (2005 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән объектлар арасында: «Нефть фонтаны» мемориаль комплексы (2001, аның ачылышы 500 млн тонна нефть чыгарылуга багышлана), «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 50 еллыгы исемендәге ял паркы (1981 елда 2 млрд тонна нефть чыгарылу хөрмәтенә дендропарк буларак нигезләнә, 2009 елда реконструкцияләнә һәм хәзергечә атала), «ТАССРның 100 еллыгы» скверы (2021).

1966 елда поселокта М.Җәлилгә һәйкәл куела (скульпторы – Н.И.Адылов).

Поселок янында төзекләндерелгән «Кызыл Бакча» (1995), «Тырыш» (2004; 2009 елда реконструкцияләнә) һәм «Алтын Ай» чишмәләре урнашкан.

Халык саны

1979 елда – 7,3 мең,
1989 елда – 11,3 мең,
2002 елда – 14,8 мең,
2010 елда – 13937,
2021 елда – 12828 кеше (татарлар – 83%, руслар – 15%).