Административ-территориаль буйсынуы

1924–1926 елларда Күтәмәле авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. Нигезләнгән вакыттан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Яңа Имән авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда Ивановка һәм хәзер юкка чыккан Кызыл Яшьләр авыллары белән бергә «Кызыл таң» колхозы оештырыла. 1951 елдан хуҗалык – «Клим Ворошилов», 1960 елдан «Правда» дип атала, 1963 елда берләштерелгән «Родина» колхозына кушыла (үзәк утары – Күтәмәле авылы, 1992 елдан – Яңа Имән авылы).

1995–2002 елларда авылда – «Родина» күмәк предприятиесе, 2003–2005 елларда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – «Җәлил» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Родина» бүлекчәсе, хәзерге вакытта крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм сарыклар асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1996–2006 елларда башлангыч мәктәп эшләп килә.

Авылда мәдәният йорты (1986 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (1986 елдан), төзекләндерелгән «Буралы Чишмә» кизләве бар.

2016 елдан мәдәният йорты каршында «Тургай» фольклор коллективы, 2018 елдан «Ядкәр» балалар вокаль коллективы эшли.

Халык саны

1926 елда – 140,
1949 елда – 224,
1958 елда – 211,
1970 елда – 257,
1979 елда – 149,
1989 елда – 86,
2002 елда – 93,
2010 елда – 104,
2021 елда – 79 кеше (татарлар).