Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Иске Кәшер авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Правда» колхозы оештырыла. 1949 елда исеме «Коммунар» итеп үзгәртелә, 1962 елда эреләндерелгән «Искра» колхозына (үзәк утары – Иске Кәшер авылы) кушыла.

1995–2002 елларда авылда – «Кәшер» күмәк предприятиесе, 2003–2005 елларда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан агрофирма эшли.

Халкы башлыча кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында 2004 һәм 2014 елларда «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе хисабына төзекләндерелгән «Кырык чишмә» кизләве урнашкан.

Халык саны

1811 елда – 52,
1816 елда – 46 ир-ат;
1870 елда – 185,
1920 елда – 280,
1926 елда – 276,
1938 елда – 278,
1949 елда – 191,
1958 елда – 129,
1970 елда – 110,
1979 елда – 68,
1989 елда – 43,
2002 елда – 27,
2010 елда – 45,
2021 елда – 35 кеше (татарлар).