Административ-территориаль буйсынуы

1926 елда Тенеки авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан авыл ТАССРның Мамадыш кантоны Саба волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Юлбат авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Магнит» колхозы оештырыла (беренче рәисе – В.Тимербаев). 1953 елдан авылда – Ворошилов исем. колхоз (үзәк утары – Юлбат авылы), 1956 елдан – «Искра» колхозы, 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2003 елдан – «Юлбат» крестьян-фермер хуҗалыгы, 2007 елдан «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1939–2013 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб (2001 елда яңа мәктәп төзелә), Юлбат «Ромашка» балалар бакчасы филиалы (2007 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

М.А.Вәлиуллин (1941 елда туган) – журналист, ТАССРның, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре;

Т.Г.Хаҗиәхмәтов (1936–2007) – рәссам, Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык рәссамы, ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1926 елда – 189,
1949 елда – 211,
1970 елда – 149,
1979 елда – 134,
1989 елда – 104,
2002 елда – 98,
2010 елда – 87,
2020 елда – 76 кеше (татарлар).