Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Революиягә кадәрге чыганакларда шулай ук Енбулатова, Ямбулатово буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, тегермән, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1171,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Сатыш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Юлбат авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда Ворошилов исем. колхоз оештырыла (беренче рәисе – Г.Гомәров). 1956 елдан авылда – «Искра» колхозы (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук Йосыф Аланы, Тенеки авыллары, Калатау поселогы керә), 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2003 елдан – «Юлбат» крестьян-фермер хуҗалыгы, 2007 елдан «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1932 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1982 елда – сигезьеллык, 1989 елда – урта, 2016 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (1974 һәм 1989 елларда яңа биналар төзелә).

Авылда мәдәният йорты, китапханә (1978 елдан), «Ромашка» балалар бакчасы (1998 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Зөбәрҗәт» фольклор коллективы эшли (2015 елдан).

Күренекле кешеләре

К.И.Ибәтуллин (1926–2003) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин, Октябрь Революциясе, икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

Р.Я.Сәлахов (1950 елда туган) – музыкант, композитор, педагог;

И.Ф.Сафин (1956 елда туган) – төбәк тарихчысы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы;

А.З.Хаҗиев (1981 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

Халык саны

1782 елда – 70 ир-ат;
1859 елда – 443,
1897 елда – 692,
1908 елда – 902,
1920 елда – 869,
1926 елда – 827,
1938 елда – 725,
1949 елда – 529,
1970 елда – 524,
1979 елда – 422,
1989 елда – 453,
2002 елда – 428,
2010 елда – 428,
2020 елда – 443 кеше (татарлар).